Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карантинда утырган кешеләргә теләктәшлек йөзеннән #воВсе32 хештегы белән үтүче акциягә кушылды.
Бүген, Бөтендөнья бәхет көнендә, Татарстанда флешмоб башлап җибәрделәр. #воВсе32 хештегы белән флешмобка кушылучылар социаль челтәрләрдә позитив фотоларын куеп, бер-берләренә елмаю бүләк иттеләр.
Әлеге акциягә кушылучы Рөстәм Миңнеханов елмайган фотосын инстаграм аккаунтына урнаштырып: "Бар да яхшы булачак!",- дип язып куйган.
#воВсе32 #всемирныйденьсчастья
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез