Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар!

 

Сезне рус халкы рухының, мәдәни мирасы һәм гореф-гадәтләренең җанлы гәүдәләнеше булган Каравон бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

 

Куллар кулга тоташкан бәйрәм түгәрәгендә буыннар арасындагы дәвамчанлык, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең тотрыклылыгы, бердәмлекнең һәм татулыкның әһәмияте чагылыш таба.

Дистә еллар дәвамында кунакчыл Лаеш җирендә Россиянең төрле төбәкләреннән дустанә аралашуны тансыклаган, күпкырлы рус халык иҗатын яраткан кешеләр, үзенчәлекле коллективлар һәм халык һөнәрчелеге осталары җыела. Каравонда катнашучы балалар һәм яшьләр санының елдан-ел арта баруы аеруча куанычлы. Үсеп килүче буын тантананың ихласлыгын, мәрхәмәтлелеген, мәгънәви тирәнлеген һәм гүзәллеген барыннан да элек тоемлый.

 

Рус халкының тормыш фәлсәфәсе Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына нигез биргән фикерләргә аваздаш. Бәрәкәтле туган җиребездә яшәүчеләрнең бердәмлеге, бар халыклар арасында тынычлык һәм дуслык – Ватаныбыз үсеш-алгарышының мөһим алшартлары.

 

Ихлас күңелдән Каравон кунакларына, анда катнашучыларга күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бу көнне матур тавышлар аһәңе яңгырасын, җаннарны якты тәэсирләр һәм шатлык хисләре иркәләсен!

Киң мәйдан сиңа, Каравон!»

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре