Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кәрим Хәкимовка истәлек тактасын ачуда катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СССРның Согуд Гарәбстанындагы тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты.

Мемориаль такта Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы даими вәкиллеге бинасына куелган. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Кәрим Хәкимов Совет дипломаты һәм Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле иде. Ул яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызуда һәм үстерүдә сизелерлек роль уйный.

 

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, Согуд Гарәбстанындагы Россия дипломатик миссияләре хезмәткәрләренә һәм Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы даими вәкиленә мемориаль такта куйган өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, истәлек тактасын ачу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә ныгытырга, шулай ук илебез дипломатиясе буыннары бәйләнешен саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре