Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2025 форумына старт бирде

Бүген Татарстан башкаласында Казан Экспо күргәзмә комплексы мәйданында Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы башланды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Чара елдан-ел зур үсеш ала һәм әһәмияткә ия була бара», – дип белдерде Миңнеханов форум кунакларын сәламләп.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Kazan Digital Week форумында 20 илдән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 76 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Татарстан Рәисенең сүзләренә караганда, форумда 10 төп тема сакланган, ә фикер алышуның төп темасы ясалма интеллект нигезендә санлы продуктлар булдыру һәм үстерү булачак.

Республика лидеры шулай ук быелгы форумның чараларга бай көн тәртибен билгеләп үтте. «Без мөһим темалар турында сөйләшә алырбыз, дип ышанам. Татарстан мондый чаралар өчен шартлар тудырырга әзер. Рәхим итегез!» – дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.

Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Олег Качанов, үз чиратында, форумның цифрлы үсеш өлкәсендә елның төп вакыйгаларының берсе буларак әһәмиятен раславын ассызыклады.

«Саннар үзләре өчен сөйли. Бу мәйдан халыкара статуска ия. Аның иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга ярдәм итүе мөһим», – диде Качанов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре