Рөстәм Миңнеханов: Казан фәнни үзәге илнең алдынгы тикшеренү оешмалары арасында лаеклы урын били

Бүген Камал театрның яңа бинасында Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат үзәге.

«Казан фәнни үзәге юбилеен Ватанны саклаучылар елында билгеләп үтүе символик мәгънәгә ия. Аның тарихы халкыбызга нацистлар Германиясенә каршы көрәшү вакытында очрашырга туры килгән авыр сынаулар, бөек хезмәт һәм хәрби батырлык чоры белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы Фәннәр академиясе Президиумын Татарстан башкаласына эвакуацияләү турындагы карарны хөкүмәт 1941 елның 16 июлендә кабул иткән. Сугыш елларында Казанда илебезнең 33 алдынгы фәнни учреждениесе хезмәткәрләре хезмәт куйган. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы аша дәүләтебезнең фәнни оборона линиясе узган, дип хаклы рәвештә әйтә алабыз», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, хәзерге көндә безнең ил моңарчы күрелмәгән тышкы куркынычлар очраша. Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү алга таба үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле шарт булып тора.

«Илебез Президенты Владимир Путин фәнни-техник өлкәдә куйган барлык бурычларны федераль хөкүмәт һәм Россия Фәннәр академиясе җитәкчелегендә, көчләрне берләштереп, уңышлы хәл итәчәкбез, дип ышанам», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

СССРның фәнни потенциалын бәяләп бетермәү нацист Германиясенең һөҗүменең уңышсыз нәтиҗәсенең бер факторы булды, дип өстәде «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге директоры Александр Калачев.

«Без Бөек Ватан сугышы елларында Казанда фидакарь хезмәт куйган һәм алга таба үзәкнең эшчәнлеген башлап җибәрүчеләрдән булган галимнәргә рәхмәтле. Бүген безнең ил яңадан фәнни-технологик суверенитетны тәэмин итәргә кирәк булуны аңлый һәм бу процесста фундаменталь фәннең ролен таный», – дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге хезмәткәрләренә бүләкләр, шулай ук Венгрия профессоры Дьёрдь Кеглевичка Арбузов премиясен тапшырды. Ул премиягә цитотоксик препаратлар ясау өчен фосфорның яңа кушылмаларын эшләгән өчен лаек булды.

Фосфорорганик химия өлкәсендәге халыкара Арбузов премиясен Татарстан Республикасы Рәисе өч елга бер тапкыр Россия яисә чит ил галименә аерым фәнни казанышлары яисә берничә фәнни хезмәте өчен тапшыра. Җиңүче 1 миллион сум күләмендә премия ала.

«Премия дөньяның химия өлкәсендә эшләүче белгечләре арасында югары бәяләнә. Җиңүчеләр арасында булуым һәм шундый югары бүләк алуым белән бик горурланам», – дип рәхмәт сүзен җиткерде галим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре