Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Чаллыда яңа уку йортлары ачылышында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы Совет районында урнашкан 123нче физика-математика лицеенда булды. Шулай ук видеоэлемтә аша Чаллы мәктәбе ачылышында да катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 123нче физика-математика лицее Казанда «Лето» торак комплексында (Әнәс Таҗетдинов ур., 8 Б йорт) урнашкан. Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән. Объект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелгән.

Монда уку кабинетлары (шул исәптән татар һәм чит телләр кабинетлары), өстәмә белем бирү төркемнәре өчен биш уен бүлмәсе, логопед кабинеты, башлангыч сыйныф укытучылары өчен бүлмә, укучылар һәм һәр катта кирәкле санда укытучылар өчен ял итү урыннары, санузел, шул исәптән мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә, каралган. Шулай ук мәктәптә мәдәни чаралар оештыру өчен актлар залы бар.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә булган затлар бинаны карадылар, алар өчен лицейның төп юнәлешләре һәм профильләре буенча презентация оештырылды. Лицей директоры Рәзил Ринат улы Зиннәтуллин тулырак сөйләде. Ул лицейның «Физико-математический прорыв» республика проектында катнашучы булуын хәбәр итте.

Икенче катта кунаклар китапханәне карадылар, уку-тәрбия эшләре алып барыла торган урыннарны, туган (татар) тел, рус теле һәм әдәбияты, физика кабинетларын карап чыктылар.

Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәптә татар теле, 8нче сыйныфта рус әдәбияты, 6нчы сыйныфта математика дәресләрендә булды һәм укытучылар белән аралашты. Шулай ук ул робототехника, 3D модельләштерү һәм башка күргәзмәләрне карап чыкты. Аерым алганда, монда роботлар модельләштерү белән кече яшьтән үк укучылар шөгыльләнә.

Казандагы 123нче физика-математика лицеенда ике бассейн һәм спорт заллары, 552 урынга исәпләнгән актлар залы, киң ял итү зоналары һәм 408 урынга исәпләнгән мәктәп рестораны бар. Мәктәп яны территориясендә йөгерү юллары булган футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук уен урыннары җиһазландырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәктәп ресторанында булды һәм укучылар өчен ризыкларның сыйфатын бәяләде. Ул кече сыйныф укучылары белән аралашты һәм бүген аларның менюсында нәрсә барлыгын сорашты. Аңлатмаларны Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты генераль директоры Рәимә Мөхәммәтшина бирде.

Шулай ук видеоконференция режимында Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллының Мәләкәс арты бистәсендәге 39 нчы күппрофильле мәктәпне дә ачты (бу объект та «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелгән).

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Казандагы һәм Яр Чалныдагы яңа мәктәпләргә компьютер җиһазлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Казандагы лицей ачылышында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе – ТРның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Казан мэриясе вәкилләре катнашты.

Яр Чаллыдагы мәктәп ачылышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды. Ул Яр Чалны шәһәренең 39 нчы күппрофильле гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наталья Витальевна Тутовага компьютер җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре