Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Казан көннәре Татарстан һәм Белоруссия дуслыгын ныгыта»

Минск шәһәрендә Казан көннәре уза. Программада – «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, мастер-класслар, Татарстан осталары һәм һөнәрчеләре продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Макстагы каналында хәбәр итте.

«Болар барысы да мәдәни алмашуны көчәйтергә һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итә!» – дип өстәде республика лидеры.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый чаралар мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту өчен зур әһәмияткә ия. Аның сүзләренә караганда, өч көн дәвамында Минск халкы һәм шәһәр кунаклары татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли ашлары белән таныша, шулай ук уеннарда һәм мастер-классларда катнаша.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре