Бу хакта Татар-информ яза.
«Синтез – илнең иң эре һәм бай тарихлы клубларының берсе. Алар су полосы йолдызларының тулы бер плеядасын тәрбияләде. Россиянең спорт регионнарының берсе булган Татарстан уңышына зур өлеш кертте. Бу очрашу алдыннан Россиянең су спорт төрләре федерациясе президенты Дмитрий Мазепин белән шалтыратышкан идем. Аның сүзләренчә, Казан - иң яхшысы», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов командага рәхмәт белдерде һәм чемпион титулының абруен билгеләп үтте. Республика Рәисе сүзләренчә, «КОС-Синтез» милли җыелма команда уенчыларын әзерләү өчен база булып тора.
«Сезонның барлык турнирларында җиңү – тырыш хезмәт, профессиональлек һәм Казан рухы нәтиҗәсе. Спортчыларның зур хезмәтен, тренерларның һәм клубның стратегик осталыгын билгеләп үтәсем килә. Һәм барлык административ персоналның. Команданың уңышына иганәчеләр аерым өлеш кертә. Безнең республикада инфраструктура эзлекле рәвештә үсә, командалар әзерләү өчен шартлар тудырыла. Сезнең казанышлар – яшь спортчылар өчен тырыш күнекмәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәргеч. Кадерле дуслар, сезне тагын бер кат триумфаль чыгышыгыз белән котлыйсым килә. Сәламәтлек, уңышлар һәм яңа җиңүләр телим», - диде Миңнеханов.
Искәртеп үтик, «КОС-Синтез» бу сезонда ил чемпионы булды һәм Россия Кубогын отты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез