Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Ул очрашудан видео да урнаштырган. Кадрлардан күренгәнчә, әңгәмәдә шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан.
Рус православие чиркәве башлыгына Изге Николайның Туладагы иконасы хөрмәтенә яңартылып килүче храмны күрсәттеләр, дип хәбәр иткән Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез