Рөстәм Миңнеханов Казан медицина университетының беренче курс студентларын сәламләде

Бүген Казан дәүләт медицина университетында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул килүгә үк Казан дәүләт медицина университеты әләмен күтәрү тантанасы булды, дип яза Татар-информ.

«Сез Россиянең иң борынгы һәм абруйлы медицина уку йортларының берсендә укырга керешәсез. Якындагы елларда сезгә гаять катлаулы, әмма шул ук вакытта игелекле һәм кирәкле табиб һөнәрен үзләштерергә туры киләчәк. Тәҗрибәле укытучылар һәм остазлар җитәкчелегендә сез барлык кыенлыкларны җиңәрсез һәм үзен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаучыларга кушылырсыз. Бу юлда беренче мөһим адымны сез ясадыгыз инде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе, мондый чараларда катнашып, республиканың Россиянең әйдәп баручы белем бирү үзәкләренең берсе булуына ышануын белдерде.

«Бездә якынча 150 мең студент укый, шул исәптән 22 мең чит ил гражданы. Республиканың бөтен дөнья яшьләрен җәлеп итү полюсы булуы закончалыклы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре