Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының 85 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларында катнаша. Бу уңайдан үзенең Телеграм-каналында предприятиенең юбилее белән котлау сүзләрен бастырды.
«Татарстан гына түгел, бөтен Россия горурлыгына әверелгән Казан вертолет заводын 85 еллыгы белән котлыйм. Бу еллар эчендә завод коллективы тарафыннан төрле модификациядәге 12 меңнән артык вертолет төзелде, алар дөньяның 92 илендә кулланыла», – дип ассызыклады республика башлыгы, бәйрәмнәрдән фото урнаштырып.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «әлбәттә, [завод үсешенә] хөрмәтле предприятие ветераннары зур өлеш керттеләр, аларны бүген дә искә алалар һәм юбилей бәйрәмнәрендә хөрмәтлиләр».
«Казан вертолет заводы – илебез горурлыгы, терәге һәм киләчәге. Заводка киләчәктә дә зур уңышлар, ә хезмәткәрләренә иминлек һәм бәхет, хөрмәтле ветераннарга саулык һәм озак гомерләр телибез!» – дип язган Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез