Рөстәм Миңнехановның ашханәдә ашап утырган балалар белән аралашкан мизгелен видеога төшереп, ТР Рәисе Матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналына урнаштырды. Рөстәм Миңнеханов балаларның ашавы белән кызыксына. «Салатны ашасаң, көчле-куәтле булырсың!» – ди республика башлыгы.«Әгәр сезгә балаларны иртән ашарга мәҗбүр итү өчен лайфхак кирәк булса, менә ул», – дип тә өсти Лилия Галимова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез