Рөстәм Миңнеханов Казанда дәүләт хезмәткәрләренә каникул бирү турында указга кул куйган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, дәүләт хезмәткәрләренә каникул бирү турында указга кул куйган. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документ, җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан, Россия Президенты Указы нигезендә әзерләнгән.

Бу чорда хезмәт хакы сокланып калачак. “22-24 октябрьдә Казан шәһәре территориясендә хезмәт эшчәнлеген алып баручы түбәндәге затларга, эш хакын саклап, эш көннәре булмаган ял көннәрен билгеләргә: Татарстан башкарма хакимияте органнарында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын һәм башка вазыйфаларны биләүчеләргә; Татарстан башкарма хакимияте органнары карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренә”, – диелгән документта.

Указ, эш бирүче карары нигезендә, 22-24 октябрьдә Татарстан тиешле башкарма хакимияте органнарының, алар карамагындагы оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итәчәк хезмәткәрләргә кагылмаячак.

Шул ук вакытта указ проектында күздә тотылганча, Казан территориясендә эшләүче федераль дәүләт органнары һәм оешмалар җитәкчеләренә, милек фирмасына бәйсез рәвештә, хезмәткәрләрнең эш хакын саклап, эш көннәре булмаган көннәр кертү мөмкинлеген карауны тәкъдим ителә.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, Казан мәктәпләренә балаларны көзге каникулга алданрак – 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр җибәрү тәкъдим ителгән. Республиканың калган мәктәпләрендә каникул, гадәттәгечә, ноябрь бәйрәмнәренә – 1-6 ноябрьгә тәгаенләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре