Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Казанда илебездәге бердәнбер «Ярдәм» инклюзив үзәген ачты

Бүген Казанда сукырлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен илдә бердәнбер «Ярдәм» инклюзив үзәген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Тырышлык куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Шәһәр җитәкчелегенең идеясе һәм ярдәме булмаса, үзәк барлыкка килмәс иде. Илсур Рәис улы (Казан мэры – «Т-и.» искәрмәсе) үз активлыгын күрсәтте, күп кенә Татарстан, чит ил инвесторларын җәлеп итте», – диде Татарстан Рәисе үзәкне ачу тантанасында.

Ул шулай ук үзәкне төзү белән шөгыльләнгән төзелеш һәм энергетика компанияләренең эшен билгеләп үтте. Бу эштә катнашкан кешеләр җитди бурычны хәл итүгә җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте ул.

Миңнеханов шулай ук «Ярдәм-помощь» хәйрия фондына һәм аның җитәкчесе Илдар Баязитовка рәхмәт белдерде.

«Бүген безнең өчен истәлекле көн. Биредә шөгыльләнәчәк төрле категориядәге инвалидларга бик күп файда китерә торган объект ачылды. Бу безнең фонд үсешендә генә түгел, гомумән социаль хезмәтне үстерүдә дә яңа этап дип уйлыйм», – диде Фонд Советы Рәисе, Татарстан мөфтие киңәшчесе, «Ярдәм» мәчете имамы Илдар Баязитов.

3,8 мең кв. метр мәйданлы өч катлы бинада күрү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтүнең киң спектры тәкъдим ителгән. Комплекс хәрәкәтләре аз булган кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган: керү төркеменнән һәм парковкадан бассейн, чишенү һәм душ бүлмәләренә кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре