Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Казанда Инвесторлар клубы утырышында катнашачак

Бүген Казанда Инвесторлар клубының еллык утырышы узачак. Аның кысаларында «Ел инвесторы» номинациясендә җиңүчене билгеләячәкләр. Лауреатка бүләкне Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тапшырачак. Утырышта шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Экспертлар докладлар тәкъдим итәчәк, бизнес алып бару практикалары белән уртаклашачак һәм республика җитәкчелеге белән төбәкнең инвестицион үсешенең төп нәтиҗәләре һәм перспективалары турында фикер алышачак. Чара программасында шулай ук катнашучылар өчен интеллектуаль уен булачак.

Бу көнне берничә номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Шул исәптән «Татарстанның инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы муниципаль берәмлеге» билгеле булачак.

Моннан тыш, «Социаль җаваплы инвестор», «Ел реинвесторы» һәм Татарстанда инвестицияләр тематикасын яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары билгеләнәчәк.

Инвесторлар клубы утырышында республика хөкүмәте әгъзалары, бизнес вәкилләре, шулай ук Кытай, Һиндстан, Төркия һәм башка илләрдән дипломатлар катнашачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре