Сөт комбинаты 2004 елда төзелгән. Бүгенге көндә монда тәүлеккә 280 тонна чимал сөт эшкәртелә. Предприятие пастеризацияләнгән сөт, сөт өсте, каймак һәм балалар өчен сөт продукциясе җитештерә. Әзер продукцияне китерү географиясе Россиянең барлык төбәкләрен, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Беларусь, Грузия, Әзәрбәйҗан һәм Әрмәнстанны колачлый.
Татарстан Рәисе сөт комбинатының җитештерү линияләрен карады һәм коллектив белән аралашты. Аннары «Игелекле Казан» хәйрия фондына продукция төяп җибәрелде: азык-төлек җыелмаларын күп балалы гаиләләргә тапшырачаклар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов коры майсызландырылган сөт җитештерүне башлап җибәрүдә катнашты.
Яңа цех 2024 елда төзелә башлаган, аны эшкәртү куәте тәүлеккә 100 тонна тәшкил итә, ә елына 3 мең тоннадан артык коры сөт җитештерәләр. Проектка гомуми инвестицияләр - 1 млрд сум тирәсе.
Рөстәм Миңнеханов һәм Якуб Зәкриев «Эдельвейс» комбинатын алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. 2027-2028 елларда предприятиегә инвестицияләр 2 млрд сумга якын тәшкил итәчәк. Акчалар аеруча кирәкле сөт продуктлары һәм балалар туклануын җитештерү линиясен алмаштыруга, линияләрдә коллаборатив роботлар урнаштыруга, ярдәмче җайланмаларны модернизацияләүгә юнәлдереләчәк, бу исә җитештерелә торган продукция күләмен һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез