Рөстәм Миңнеханов Казанда П.B. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булды

Бүген көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Казандагы П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов укыту программалары белән танышты, концерт залын, шулай ук кече залны карады, музыка мәктәбенең интерактив музеенда булды.

Мәктәптә укыту һөнәри һәм гомуми үсеш программалары буенча алып барыла, укучыларның төп өлеше һөнәри программалар буенча белем ала. Ел саен бу уку йортын 80гә якын укучы тәмамлый, аларның күбесе алга таба махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга керә икән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре