Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, форумның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, сентябрьдә узган беренче утырышта үткән форумга йомгак ясалды һәм киләсесенә әзерлек өчен бурычлар билгеләнде.
«Тулаем алганда эш алга китте. Күргәзмә экспозициясен һәм форумның эшлекле программасын тулыландыру буенча тәкъдимнәр керде. Сессияләрдә катнашучыларга һәм спикерларга чакырулар җибәрелде. Оештыру комитеты утырышы беркетмәсенең үтәлмәгән пунктларын тиз арада эшләргә һәм 2026 елда чараларны югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итәргә кирәк», – диде Россия вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлек итә. Республиканың чит илләр белән товар әйләнешенең гомуми күләменең яртысы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә туры килә. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 5,1 млрд доллардан артып киткән. Республика Рәисе форумның эшлекле программасын тулыландыру буенча тәкъдимнәрен белдергән барлык партнерларга, ведомстволарга һәм федераль башкарма хакимият органнарына рәхмәт әйтте. Ул сәнәгать предприятиеләрен һәм төбәкләрне Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегенең Халыкара күргәзмәсендә катнашуга җәлеп итү буенча зур эш алып баруны, икътисадый хезмәттәшлекнең мөһим компоненты буларак, хәләл юнәлешне үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән эчтәлекле тәкъдимнәрне, халыкара җәмәгатьчелеккә тәкъдир итү өчен тәкъдим ителгән инвестицион проектларны билгеләп үтте. Хәзерге вакытта федераль башкарма хакимият органнарыннан һәм Россия субъектларыннан 100дән артык проект исемлеге төзелгән.
Хәзерге вакытта бизнес-миссияләр, эш визитлары, халыкара форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашу барышында «KazanForum»ны һәм инвестпроектларны популярлаштыру буенча эш алып барыла. Ноябрьдә Оманда Марат Хөснуллин катнашында бизнес-форум узган.
Моннан тыш, Татарстан делегацияләре Төркия, Малайзия, Оман, Бәхрәйн, Иран, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, БДБ илләре һәм башка дәүләтләрдә булганнар. Бу «KazanForum»га партнерларның киң даирәсен чакырырга мөмкинлек биргән. Төркмәнстанда һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хөкүмәтара комиссияләр утырышлары уңышлы узган.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, декабрьдә Дубайда узган утырышта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры белән «KazanForum» кысаларында Казанда Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру турында килешүгә ирешелгән. Татарстанның ислам дөньясы белән хезмәттәшлектә әйдәп баручы ролен Казанда югары дәрәҗәле кунакларны кабул итү дә ассызыклый.
«Агымдагы елда безнең республикага Малайзия Солтанлыгы Солтан Ибраһим, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Төрекмәнстанның милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының ИСЕСКО Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха, генераль директоры Сәлим Әл Мәлик, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән күп кенә вице-премьерлар, министрлар һәм илчеләр килде. Ел ахырында (26 декабрьдә) Казанда ислам финанслары стандартлары буенча әйдәп баручы дөньякүләм оешма (AAOIFI) вәкиллеге ачылуга әзерләнә. Бу инициатива сыйфатлы алгарыш булачак – консультацияләрдән без системалы уртак эшкә күчәбез», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе. Ул халыкара эшчәнлекнең Россия үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтте. Безнең дәүләт чит ил инвестицияләренә ачыклыгын саклый һәм халыкара проектларда актив катнаша, бу мөһим стратегик бурыч булып тора.
Россия инвестиция проектларын чит ил базарларына чыгару максатларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, ИХО илләреннән инвестиция һәм венчур фондларын «KazanForum»га чакыру мәсьәләсендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Алга таба 2026 елның февраль-мартында әлеге илләрдә Россия проектларын тәкъдир итү, потенциаль партнерлар эзләү һәм финанслауны җәлеп итү максатыннан «роуд-шоу» оештырырга тәкъдим ителә.
«Тагын бер мөһим теманы билгеләп үтәсем килә – бу авыл хуҗалыгы секторы. Соңгы елларда Россиядә әлеге тармак ышанычлы үсеш темпларын күрсәтә. Аерым алганда, Татарстан узган ел җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россиядә бишенче һәм Идел буе округында беренче булды. Азык-төлек иминлеген ныгыту һәм Россия продуктларының һәм товарларының дөнья аренасында танылуын арттыру максатларында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан югары экспорт потенциалы булган сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен ИХО илләре базарларына чыгару перспективаларын каравын сорыйм. Бу эшнең нәтиҗәсе ислам дөньясы илләренә агроэкспортны үстерү буенча бергәләп эшләнгән «юл картасы» була алыр иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия ясалма акыл базарының тәэсирле үсешен күрсәтүен дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә Россиянең күп кенә IT-компанияләре халыкара базарларга чыга, бу Россия икътисадын цифрлаштыруны тизләтә һәм халыкара элемтәләрне ныгыта. Татарстан Рәисе Россия Цифрлы үсеш министрлыгына Россиянең экспортка юнәлтелгән IT-компанияләренә ислам дөньясы илләрендә потенциаль партнерлар эзләүдә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.
«Шулай ук ислам дөньясы илләре базарларында «Макс» мессенджерын алга җибәрүне һәм популярлаштыруны хуплавыгызны сорыйбыз. Моның кысаларында маркетинг кампанияләрен уздыру һәм җирле элемтә операторлары һәм IT-компанияләр белән партнерлыкларны җайга салу, шулай ук продуктны мәдәни һәм төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштыруда ярдәм итүне карауны сорыйбыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, 2026 елда «KazanForum» Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысаларында узачак. Бу ислам мәдәнияте һәм мирасы үзәге буларак шәһәрнең әһәмиятен, шулай ук мәдәниятара диалогтагы ролен ассызыклый. Дүшәмбе көнне, 15 декабрьдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдир итү узды. Елның рәсми ачылышы «KazanForum» кысаларында узачак, анда шулай ук ИХО илләренең мәдәният министрлары утырышы узачак.
Хәзерге вакытта форумның эшлекле программасын тулыландыру буенча эш бара. ИХО илләренең милли банклары съезды әзерләнә: 24 илгә чакырулар җибәрелгән. Чит ил партнерлары катнашында халыкара чараларга әзерлек эшләре бара. Төбәк оештыру комитеты форум кунакларын һәм катнашучыларны киң колачлы чакыру кампаниясе үткәрә. Республика Рәисе исеменнән меңләп хат җибәрү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов федераль коллегаларын чит ил катнашучыларына һәм мәртәбәле кунакларга чакыруларны вакытында җибәрүгә аерым игътибар бирергә өндәде.
«Ышанам ки, уртак тырышлык белән киләчәк „KazanForum» югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачак», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, 2026 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы 12-17 май көннәрендә узачак, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез