«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумын уздыру масштабы Көнбатышның Россияне дөньядан аеру омтылышларының уңышка ирешмәвен күрсәтте. Бу хакта Рәис Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Видео республика җитәкчесе порталында бастырылган.
Иң зур делегацияләрне Үзбәкстан, Сенегал, Төркия, Кыргызстан, Малайзия, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Пакистан, Ливия, Иран, Катар, Оман кебек илләр форумда катнашу өчен җибәргәннәр.
"Тулаем алганда, узган форумның масштаблары һәм рухы хәзерге халыкара чынбарлыкта Россияне изоляцияләү омтылышлары уңышка китермәвен күрсәтте. Чара дустанә илләрнең илебез белән эшләүне дәвам итүгә һәм киңәйтүгә омтылышын раслады», - диде республика җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез