Рөстәм Миңнеханов KazanForum турында: «Югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачак»

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башланырга бер айдан азрак вакыт калды. Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин уздырган утырышта әлеге чарага әзерлек турында сөйләштеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, форум югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачак.

Марат Хөснуллин форум инде өченче тапкыр Россия Президенты карары белән федераль дәрәҗәдә уздырылуын искә төшерде. «Форум Россия Федерациясе белән мөселман дөньясы арасындагы стратегик партнерлыкны ныгытуда төп рольне уйнарга тиеш, – диде ул. – KazanForum мәдәниятебезне һәм кыйммәтләребезне алга сөрү өчен нәтиҗәле платформа да. Бу Россиянең традицион кыйммәтләргә, толерантлыкка һәм хезмәттәшлеккә ачык булган көчле һәм бәйсез дәүләт булуын күрсәтү мөмкинлеге. Форумны Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәннән соң уздыру аеруча җаваплы»

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, хәзерге вакытта дөньяның 74 иленнән һәм Россиянең 61 төбәгеннән вәкилләр үзләренең катнашуларын раслады. Аның сүзләренә караганда, быел чит илләргә сәфәрләр һәм очрашулар барышында берничә илнең югары вәкилләренең форумда катнашуы турында фикер алышу булган. Хезмәттәшлек, шул исәптән «Россия –Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларындагы багланышлар турында сөйләшкәннәр. Аның сүзләренчә, алда торган чаралар чит ил партнерларында зур кызыксыну уята.
Билгеле булганча, форум 13-18 майда уза, төп вакыйгалары исә 15 һәм 16 майга тәгаенләнгән. Пленар утырышның темасы – «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр». 16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Халыкара хезмәттәшлек, ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәдәният, хәләл индустрия, спорт, туризм, хатын-кыз карашы һәм башка актуаль темалар буенча 130дан артык чара узачак. Форум барышында традицион һәм яңа панель дискуссияләр булачак. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Яшьләр сәясәте өлкәсендә Россия һәм Ислам дөньясы илләре тәҗрибәсе: уртак чакырулар һәм уртак гамәлләр» темасына утырышы узачак.

«Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе, «Modest Fashion Day» әдәпле мода фестивале, шәрык мәдәнияте фестивале әзерләнә. Моннан тыш, чит илләрнең Россиядәге илчеләренең очрашуы көтелә.

Шулай ук бөтенроссия дин әһелләре форумы, «Halal Business woman» һәм «Halal Charity woman» премияләренә йомгак ясау, «International Property Market» (IPM) күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференция әзерләнә, аның кысаларында ислам архитектурасы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган Малайзия урбанистик форумы узачак.

Форум көннәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съездын уздыру планлаштырыла. Бу чара Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуына багышланган. «Без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Татарстанга әлеге инициативаны алга этәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Уртак тырышлык белән форум югары һәм лаеклы дәрәҗәдә оештырылачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов

Көн хәбәре