Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «КазанФорум»ны гомумфедераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык дип саныйм»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Tatarstan Today. Открытый миру» проектының алып баручысы Динә Газалиевага биргән интервьюсында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисади форумын «гомумфедераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык» дип атады.

«Минемчә, бу - гомумфедераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык. Россия Президенты Владимир Путин әлеге форумның илнең зур сәяси чараларында үз урынын табуын күрде һәм безнең форумга федераль статус бирде», - дип искәртте ТР Рәисе.

Миңнеханов шулай ук форумны уздыру буенча оештыру комитетын Татарстанны яхшы белгән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Тышкы эшләр министрлыгы, башка министрлыклар, Премьер-министр Михаил Мишустин җитәкчелегендәге ил Хөкүмәте оештыручыларга бик нык ярдәм күрсәтә, дип яза Татар-информ.

«Бу - безнең күмәк эшебез, Россия үсешенә керткән ниндидер өлешебез, без анда да партнерлар җәлеп итә алабыз. Форумда күп кенә төбәкләр, Россиянең бик күп компанияләре катнаша. Үзеңә кызыклы булган кешеләрне таба алырлык мәйданчыкны табу бик мөһим, һәм син дә алар өчен файдалы була аласың. Менә шундый мәйданчык. Без бу чараны лаеклы, яхшы үткәрергә тиеш дип уйлыйм», – дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре