Рөстәм Миңнеханов Казанның ике районы администрациясенең яңартылган бинасын карады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең яңартылган бинасын карады. Ул бинада башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләрен, шулай ук администрацияләрнең эш кабинетларын җиһазландыруны бәяләде. Бинаны күрсәтүдә Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Волгоград урамы, 32 адресы буенча урнашкан биш катлы бина 1977 елда төзелгән һәм монда капиталь ремонт беренче мәртәбә ясалган. Яңарту кысаларында лифт җиһазлары алыштырылган, су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системалары модернизацияләнгән, шулай ук яңа янгын сигнализациясе системасы урнаштырылган.

Моннан тыш, түбә һәм фасады ремонтланган, кабинет җиһазлары яңартылган, холл һәм коридорларда интеллектуаль керү-чыгу системасы һәм навигация урнаштырылган.

Яңартылган бинаны карауда ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре