Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Кунакларны яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.
Тантанада катнашучылар һәлак булган солдатларның аналары һәм тол хатыннары истәлегенә куелган һәм Совет солдаты монументына да чәчәкләр салды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез