Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы төзекләндерелгән бульварны йөреп чыкты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы бульварда булды.

Бу инде бульварны төзекләндерүнең икенче этабы. Иҗтимагый киңлек Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен аеруча әһәмиятле - шәһәрлеләр аны узган гасырның 70 нче елларыннан файдалана, хәзер ул заманча, инклюзив һәм экологик ял итү зонасына әверелде.

Биредә күлне экореабилитацияләгәннәр һәм иҗтимагый киңлектә яңа күп функцияле мәйданчык төзелде – экопавильон.

Бульварны ачу кбарышында бүген «Синең яшел гадәтләрең» балалар экофестивале («Казаноргсинтез» ярдәмендә), үсемлекләр утырту һәм мастер-класслар оештырылды, «НеЗаМи»т өркеме чыгышы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Серов урамындагы төзекләндерелгән бульварны йөреп чыкты

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерүнең беренче этабыннан соң бу иҗтимагый киңлек 2024 елның октябрендә ачылды. Бульварның үзенчәлеге инклюзия булды - аны тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырдылар. Территориядә ике балалар мәйданчыгы, адаптив тренажерлы спорт мәйданчыгы, сәхнә, җәяүлеләр зонасы, сенсор бакчасы, павильон булдырылды. Шулай ук монда шахмат өстәлләре һәм уен өчен локация барлыкка килде - бочча (паралимпия спорт төре) уены. Бульвар киңлек буенча да, аның тирәсендәге территория буенча да ориентацияләү өчен аудио һәм визуаль мәгълүматка бай.

Төзекләндерүнең икенче этабы кысаларында бульварның яңа өлешендә спорт мәйданчыгыннан сулыкка кадәр махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен лекторий һәм махсус велосипедлар прокоты булган экопавильон, киң велосипед юлы, рус ишарәләр телен өйрәтү өчен ачык дәресләр зонасы, урам китапханәсе, җәмәгать бакчасы, су мәйданчыгы һәм эшкәртелгән пластиктан «Урман фатиры» зонасы урнаштырылган.

Бульварны төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча алып барылды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин һәм башкалар озата йөрде.

Белешмә өчен:

Серов урамындагы бульварда үзәк объект булып заманча экопавильон тора. Аның фасады «Сафпласт» компаниясе тарафыннан «Казаноргсинтез» полимер чималыннан җитештерелгән йозаклы поликарбонат панельләрдән эшләнгән.  Россиядә һәм БДБ илләрендә әлеге югары ныклы пластикны бердәнбер җитештерүче  -СИБУР. Киңлектәге мебель икенчел эшкәртелгән пластиктан эшләнгән.

Павильон берничә социаль әһәмиятле функция башкара. Бу лекцияләр, экологик дәресләр һәм иҗтимагый очрашулар уздыру өчен күпфункцияле зона. Шәһәрлеләр өчен китаплар һәм мәгърифәт стендлары булган мәгариф почмагыннан файдаланырга мөмкин. Соңрак монда кулланылган ПЭТ-шешәләрне җыю һәм эшкәртүгә җибәрү өчен фандомат эшләячәк.

Шулай ук павильонда «Игелекле Казан» хәйрия фонды зонасы урнашкан, анда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен махсус велосипедлар прокаты ясалган. Килүчеләр биредә фонд карамагындагылар башкарган сувенир продукциясен сатып ала һәм мастер-классларда катнаша алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов Сүз уңаеннан хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Көн хәбәре