Рөстәм Миңнеханов KazanSummitның беренче көненә багышланган ролик урнаштырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Казанда үткәрелүче “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади саммитының беренче көненә багышланган ролик урнаштырган.

Роликта Россия җырчылары Эльдар Джарахов һәм Markul башкаруындагы “Я в моменте” җырының беренче куплеты аһәңнәренә Татарстан Президенты катнашындагы икътисадый саммитның аерым күренешләре сурәтләнгән.

Исегезгә төшерәбез: “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” XII Халыкара икътисади саммиты 28-30 июль көннәрендә Татарстан башкаласында уздырыла.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Саммит KazanSummit

Көн хәбәре