Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Казахлар белән безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп»

Петропавловскида Республика Сабан туен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәменең Россиянең барлык төбәкләрендә, дөньяның бик күп илләрендә бәйрәм ителүе хакында әйтте.

«Ләкин иң шәп Сабантуй — сездә!» — диде Татарстан Рәисе. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында кичә Омскида Россия Президенты Владимир Путинның Казахстан Республикасы Президенты Касым-Җомарт Токаев белән очрашуын искә төшерде. «Дәүләтләребезнең, җитәкчеләребезнең стратегик хезмәттәшлеге безгә менә шундый матур бәйрәмнәр үткәрергә мөмкинлек бирә. Безнең мондый мөмкинлегебез булган өчен, әйдәгез, җитәкчеләребезне алкышлыйк!» — дип чакырды Татарстан Рәисе.

«Татарстан — Россия Федерациясенең алдынгы субъектларыннан берсе. Һәм, әлбәттә, безнең өчен Казахстанда татарларның күпләп яшәве зур шатлык. Бу илдә һәр милләткә, һәр дин вәкиленә үз динен тотарга һәм мәдәниятен сакларга бөтен шартлар тудырылган. Моны без бүгенге Сабантуй мисалында күрәбез. Без җитәкчелеккә, Казахстан президентына барлык милләтләргә карата шундый яхшы мөнәсәбәте өчен ихлас рәхмәтлебез. Шуңа күрә без бүген биредә, сезнең белән. Тарихи яктан татарлар һәм казахлар бик якын. Безнең динебез уртак, мәдәнияттә дә уртаклыкларыбыз күп, хәтта ризыкта да без бер төрле», — диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре