Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты.

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, яклар хезмәттәшлек мәсьәләләрен караган.

Аерым алганда, Казахстан делегациясе составына республиканың цифрлы үсеш, инновацияләр һәм аэрокосмик сәнәгать министры кергән. Әңгәмә барышында сүз цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре