Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Костанай өлкәсе хакиме белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре барышында Костанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Казахстанга кичә кич килеп җитте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ул берничә шәһәрдә булачак, Казахстандагы коллегалары белән эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, шулай ук сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре