Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эшлекле сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе белән Казахстанга эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аларны Нур-Солтан халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршылады.

Россия делегациясе халыкара финанс үзәгендә булыр һәм Казахстан коллегалары белән сөйләшүләрдә катнашыр дип планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Казахстан

Көн хәбәре