Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Сәнәгать һәм төзелеш министры белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев белән очрашты.

Очрашу Минскта «Иннопром. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли.

Казахстан – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча динамика уңай, товар әйләнеше артты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Казахстанның үзара файдалы сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек өчен юнәлешләре күп булуына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, моңа хезмәттәшлек принциплары турында хөкүмәтара килешү, Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы, Татарстанның Астанадагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеге ярдәм итә.

Казахстан базарының Татарстанның сәнәгать предприятиеләре өчен перспективалы булуы билгеләп үтелде. Бу машина төзелешенә дә, аерым алганда, зур йөк машиналары белән тәэмин итүгә дә, нефть химиясе продукциясенә дә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре