Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде

25,4 млн тонна. Татарстанда бу елның 9 аенда чыгарылган нефть күләме бу. Кара алтын чыгаруда кече нефть предприятиеләрнең өлеше 5,2 млн тоннаны тәшкил иткән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.

Рәис сүзләренә караганда, нефтьнең Urals төренең уртача бәясе 64 долларны тәшкил итә. Бу үткән елгы күрсәткечтән 23,6 процентка азрак.

– Бу елның тугыз аенда республикада нефть чыгару күләме 25,4 млн тоннадан артып китте. Кече нефть компанияләре 9 ай эчендә 5,2 млн тонна нефть чыгарган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә 209 млрд сум чамасы акча күчкән. Бу узган елның шушы чорына караганда шактый күбрәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кече нефть компанияләренең эшчәнлеге турында «Нефтеконсорциум МНК» җәмгыяте баш инженеры, генераль директорның беренче урынбасары Олег Вышенский сөйләде. Әйтүенчә, ел азагына 7 млн тонна нефть чыгару ниятләнә. 24 компания нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән бурычларны үтәүгә ирешкән. Компанияләр 216 мең метр тау токымы бораулаган. 139 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысулларын куллану исәбенә 1 млн 173 мең тонна нефть чыгарылган.

Очрашуда сәнәгать куркынычсызлыгы турында да сүз барды. Рөстәм Миңнеханов моны аеруча мөһим дип атады.

– Сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Безнең бурыч-җитештерүдә эшләүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Бу – сезнең җаваплылык, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе нефть компанияләре җитәкчеләренә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре