Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Керкира митрополиты Нектариос белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Керкира митрополиты Нектариос белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Элладаның православие чиркәве Керкира, Пакси һәм Диапонтия утраулары митрополиты Нектариос белән очрашты.

Очрашу Казанга Изге Спиридон Тримифунтскийның уң кулы реликвиясе салынган кивот китерелү уңаеннан узды. Зур христиан хәзинәсе Корфу утравыннан 17 августта Россиягә алып киленде. Ул дин тотучыларга гыйбадәт кылу һәм рухи ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

Казанда изге реликвиягә 25 августка кадәр баш ияргә мөмкин. Ул Казан Богородица ирләр монастыреның Казан иконасы кафедраль соборында урнаштырылган.

Рустам Миңнеханов митрополитка Татарстан православие динендәгеләренә изге хәзинәгә табыну мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерде.

«Мондый вакыйгалар рухи кыйммәтләрнең төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүен күрсәтә», — диде Татарстан Рәисе.

Очрашуда шулай ук Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек, милләтара һәм динара татулык мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Асгат Сафaров та катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре