Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «КФУның Каһирәдәге филиалы ике меңнән артык студент әзерли»

КФУның Каһирәдәге 2023 елда ачылган филиалы өченче ел уңышлы эшли. Хәзер анда Мисыр, Сирия, Иордания һәм Суданнан «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» программалары буенча 2 меңнән артык студент белем ала.

Бу хакта TV BRICS ка биргән интервьюсында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Барыннан да элек без Мисыр җитәкчелегенә әлеге проектка игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле. Яңа уку елында медицина һәм ясалма фәһем өлкәсендә кирәкле белгечлекләр буенча тагын ике инглиз телле белем бирү программасын гамәлгә ашыру, шулай ук биналарның яңа комплексын сафка бастыру планлаштырыла», – диде Миңнеханов.

ТР Рәисе сүзләренчә, Татарстан БРИКС илләре белән академик мобильлек программаларын үстерү белән кызыксына. Республика югары уку йортларында 20 меңнән артык чит ил кешесе белем ала,  Кытайдан (2 045 кеше) һәм Һиндстаннан (1 197 кеше) студентлар күп. Көньяк Африка Республикасы һәм Индонезиядән студентлар булу, шулай ук Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән мобильлекне киңәйтү планнары Татарстанның глобаль Көньякның төрле почмакларыннан талантларны уңышлы җәлеп итүен күрсәтә.

«Без БРИКС илләре белән фәнни, мәгариф һәм технологик хезмәттәшлекне алга таба үстерү, уртак тикшеренү үзәкләрен ачу, академик алмашуларны киңәйтү һәм инновацияләр өлкәсендә алдынгы проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынабыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре