• Фото: t.me/galimovatatarstan

Рөстәм Миңнеханов Ким Чен Ын кавалеристларын ат белән тәэмин итә торган Татарстан фермасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Яңа Чишмә районында район үзәгендә урнашкан 57нче Татар атлары фермасында булган. Әлеге ферма Корея Халык Демократик Республикасы югары җитәкчесе Ким Чен Ын кавалеристларын атлар белән тәэмин итә. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналда хәбәр итте.

Фото: © t.me/galimovatatarstan

«57нче Татар атлары заводында булганда без Ким Чен Ын фотографиясен күрдек. Ә монда аның ни катнашы бар, дип сорыйсызмы? <...> Ферма хуҗасы тыйнак кына әйтүенчә, завод Төньяк Корея лидерының кавалерия полкы өчен атлар китерә. Шундый гаҗәп хәлләр!» - дип язган ул.

Лилия Галимова заводта төрле токымлы атлар үрчетүләрен, иң кирәкле атларның Орлов юртаклары булуын да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре