Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә берничә мөһим йөкләмә бирде

Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов 18–20 сентябрьдә узган Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауларын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Татарстанда бер үк вакытта 50нче Биектау бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау да узды.

«Татарстанлыларның гражданлык позициясе, тавыш бирүдә һәм сайлау алды чараларында актив катнашуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук сайлауларны оештыручыларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына, муниципаль берәмлек башлыкларына һәм аларның командаларына, республика штабына һәм хокук саклау органнарына рәхмәт. Бик зур эш башкарылды», – диде Татарстан Рәисе.

30 сентябрьдә Россия белән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең кушылуы көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча мөһим мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.

Ул азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүче Татарстан халкына, ил иминлеген тәэмин итүче хәрбиләргә һәм шефлыкка алынган шәһәрләрдә эшләүче республика белгечләренә рәхмәт белдерде.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бүген Татарстанда 925 мең өлкән яшьтәге кеше яши. Республикада 100 яшь чиген узган 335 озын гомерле кеше бар: 294 хатын-кыз һәм 41 ир-ат.

«Өлкән буын – фидакарь хезмәте һәм тәҗрибәсе белән республикабызның бүгенге һәм киләчәк тормышына нигез салган кешеләр. Безнең уртак бурыч – аларга лаеклы тормыш шартлары тудыру, кайгырту һәм игътибар күрсәтү, актив озын гомер өчен мөмкинлекләр булдыру», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирү бурычы куелды. Бүген республикада 4875 ветеран яши.

Шәһәр һәм район башлыкларына, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә озын гомерлеләрне, хезмәт ветераннарын, шулай ук ярдәм һәм тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне хөрмәтләүгә аерым игътибар бирергә кушылды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре