Визитларының максаты – Татарстанның социаль-икътисадый үсеш һәм дәүләт идарәсе өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда кадрлар белән эшләүнең күп дәрәҗәле системасы төзелгән. Аңа үз идарә резервын формалаштыру да, гамәлдәге команданы өзлексез укыту да, шул исәптән Сингапур һәм Кытайда халыкара стажировкалар узу да керә.
Республика Рәисе быел старт алган «Батырлар. Герои Татарстана» программасына аерым игътибар бирде. Ул махсус хәрби операция ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта тыңлаучыларның беренче төркеме (46 кеше) хакимият органнарында стажировка уза, һәркайсына министрлар һәм хакимият башлыклары арасыннан остаз беркетелгән.
Моңарчы күрелмәгән тышкы басымга карамастан, Татарстан икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты, 4,3 трлн сумнан артып, 3% ка үсеш күрсәткән. Сәнәгать җитештерүе индексы 112%ка җиткән, төзелеш эшләре күләме – 672 млрд сум, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 289 млрд сум. Узган ел төп капиталга инвестицияләр 1 трлн 430 млрд сум тәшкил иткән, быел да бу күрсәткечкә чыгу көтелә.
Соңгы елларда Татарстан эре халыкара чаралар уздыру урыны булып тора. Алар арасында БРИКС дәүләт башлыклары саммиты, БРИКС илләре уеннары һәм Киләчәк Уеннары. Ел саен Казанда KazanForum һәм «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы уза.
"Республика тәҗрибәсе белән кызыксынуыгыз өчен сезгә рәхмәт. Без һәрвакыт хезмәттәшләребез белән үз эшләнмәләребезне уртаклашырга һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләргә әзер», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Киров өлкәсе Губернаторы җылы кабул итүләре һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан соңгы 30 елда зур уңышларга иреште. Лидерлардан, алда баручылардан өйрәнергә кирәк. Безне кабул иткәнегез өчен рәхмәт», – диде Александр Соколов.
Киров идарәчеләре белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов сәнәгатькә ярдәм итү, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, төзекләндерү һәм территориаль планлаштыруның колачлы проектлары, инвестицион климатны яхшырту чаралары, МХО ветераннары белән эшләү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, ислам банкингы инструментларын үстерү һәм башкалар турында сөйләде, диелә ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез