Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар арасында конкурс игълан итте

Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына комбайнчылар арасында конкурс старт ала. Бу хакта җитәкченең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген, 1 августта, республика хөкүмәтенең узган киңәшмәсендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та конкурс башлануы турында белдерде.

«Урып-җыю конвейерының барлык участокларында хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуы хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле», - дип билгеләп үтте спикер.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, конкурсның бүләкләү фонды 200 премия һәм 100 мең сум  тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда урып-җыю эшләре тулы көчкә бара. Бүгенге көндә 206 мең гектар суктырылган, ягъни 13,7%, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнары. Урып-җыю эшләренә 3,5 мең комбайн җәлеп ителгән. М. Җәббаров билгеләп үткәнчә, шартлы комбайнга уртача йөкләнеш 413 гектарга якын тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Марат Җәббаров комбайнчы

Көн хәбәре