Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Комплекслы иминлек – 2026» салонын уздыру буенча утырышта катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов (видеоконференцэлемтә режимында) Казанда «Комплекслы иминлек – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков уздырды.

Искәртәбез, 2025 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Казанда «Комплекслы иминлек – 2026» салонын әзерләү һәм уздыру, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның заманча укыту-күнекмә полигонын булдыру турында килешү имзалаганнар иде.

Бу беренче тапкыр халыкара форум Мәскәүдә һәм Мәскәү астында узмаячак, ә киләчәктә һәр ике ел саен федерациянең төрле субъектларында үткәреләчәк.

«Бу безнең илдә иминлекне тәэмин итү чараларының казанышлары күрсәтелә торган уникаль мәйданчык, – диде Александр Куренков. – Шул ук вакытта форум белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу урыны булып тора. Без салонны үткәрү географиясен киңәйтү турында карар кабул иттек һәм, сезнең ярдәмегез белән, Рөстәм Нургалиевич, без аны Казанда үткәрәбез». Александр Куренков шулай ук Татарстан Республикасының халыкара чараларны югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия булуын ассызыклады.

«Республика Хөкүмәтенә һәм Рөстәм Миңнехановка "Комплекслы иминлек – 2026" халыкара куркынычсызлык чаралары салонын әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук төбәкнең халыкара дәрәҗәдәге эре чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе барлыгын белдерде. «Ышандырып әйтәм, республика форумны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә уздыруның иң югары дәрәҗәсен тәэмин итәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең уртак эшебез гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү буенча гомуми бурычны хәл итүгә сизелерлек өлеш кертәчәк».

Белешмә өчен:

«Комплекслы иминлек» XVI халыкара иминлек чаралары салонын 2026 елның 3 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Казанда уздырырга планлаштыралар, шулай ук янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның заманча укыту-күнегү полигонын булдыру планлаштырыла.

«Комплекслы иминлек» салоны ил буенча үткәрелер дип көтелә: беренче шәһәр Казан булачак. Һәр ике ел саен салонны федераль округлар буенча күчерү планлаштырыла.

«Комплекслы иминлек-2026» салоны узачак яңа полигон 18 гектардан артык мәйданда урнашачак, төбәкнең куркынычсызлык системаларын камилләштерү өчен стимул булачак, шулай ук алдынгы тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирәчәк.

Биш тематик кластер булдырылачак: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш кластерлары.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре