Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумы утырышына килде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов X Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышына килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сез йоклаганда, Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышына бара», – дип язган Галимова үзенең Telegram-каналында.

Көнчыгыш икътисади форумы инде унынчы тапкыр уза. Бу юлы чарада Кытай һәм Вьетнамнан алып Малайзия һәм Таиландка кадәр 70 ил вәкилләре катнаша. Көнчыгыш икътисади форумы якынча 4,5 мең кешене җыйган. Көн тәртибе үзәгендә – заманча технологияләр кертү, инфраструктураны үстерү, яңа логистик маршрутлар булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү.

Татарстанны Көнчыгыш икътисади форумында төбәкнең потенциалын күрсәтергә тиешле зур делегация тәкъдим итә. Делегация составына Татарстанның икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре кергән. Сүз ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министрыМидхәт Шаһиәхмәтовтәкъдим иткән ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы турында бара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре