Очрашуда, дәүләти-хосусый партнерлык кысасында, банкның Татарстанда инфраструктура проектларын финанслауда катнашу мәсьәләсе каралган. Аерым алганда, юл төзелеше, туризм өлкәләрендәге проектлар буенча фикер алышу булган. Биредә сүз, әйтик, Лаеш шәһәрендә “Казань марина” туристлык инфраструктурасы проектын булдыру турында бара. Ул суда ял итү зонасын булдыруны күздә тота.
“Газпромбанк” – безнең ышанычлы партнер. Хезмәттәшлек өчен кызыклы гына яңа юнәлешләребез бар. Проект бик “тере”, әйбәт. Аны тизрәк тормышка ашыру өчен эш төркеме булдырырга кирәк”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Икенче проект түләүле юллар булдыруны күздә тота.
“Банк катнашырга әзер булган төрле проектлар буенча коллегаларыбыз белән эшләү өчен озакламый Казанга килергә ниятлибез. Хезмәттәшлеккә карата кызыксыну күрсәтүегез өчен зур рәхмәт!” – дип басым ясап әйткән Павел Бруссер.
Безнең белешмә: Татарстанда “Газпромбанк”ның филиалы һәм 12 офисы бар. Республиканың зур сәнәгать предприятиеләре банк клиентлары булып тора. Компания инвестицияләр салу өчен кредитлар бирә, контрактлар төзүдә банк хезмәте күрсәтә, дәүләти-хосусый партнерлык нигезендәге проектларны, сәламәтлек саклау, мәгариф кебек тармаклар буенча хезмәт хакларын үстерү проектларын гамәлгә ашырып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез