Бу хакта Татарстан башлыгының матбугат хезмәт җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. “Рөстәм Миңнеханов Константин Эрнстка шалтыратты. 65 яше тулу уңаеннан котлады”, – дип язган ул. Константин Эрнст – “Первый канал” генераль директоры. Телевидение тапшыруларын алып баручы, продюссер һәм режиссер.
“Первый канал”га 1999 елдан бирле җитәкчелек итеп килә. Канал аның җитәкчелегендә Россиянең иң зур медиаресурсларыннан берсенә әйләнде. Кайбер популяр телевизион проектлар һәм сериаллар продюсеры.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез