Киләсе атнада, алтынчы июньдә, республикада Корбан бәйрәме һәм Рус теле көне билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов барлык чараларны да иң югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Корбан бәйрәме көнендә мәчетләрдә бәйрәм намазлары, дини йолалар, шул исәптән корбан чалулар булачагын билгеләп үтте.
Ул Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенә һәм шәһәр һәм район башлыкларына, хокук саклау органнары белән берлектә, җәмәгать тәртибен саклауны һәм бәйрәм чараларын үткәрү иминлеген тәэмин итәргә, санитария һәм ветеринария нормаларын үтәп, махсус мәйданчыкларда корбан терлекләрен чалуны контрольгә алырга кушты.
"Шулай туры килде, Корбан бәйрәме белән бер үк көнне без дөнья классигы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен билгеләп үтәбез. Бу күп милләтле илебезнең дәүләт теле һәм милләтара аралашуның дөньякүләм танылган телләренең берсе. Чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, беренче июнь Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. "Һәр гаилә өчен бу иң мөһим бәйрәм. Бөтен җирдә чаралар үткәреләчәк. Төп бурычлар - балаларның хокукларына һәм иминлегенә, аларны үстерүгә һәм яклауга, һәр бала өчен уңай шартлар тудыру зарурлыгына игътибарны җәлеп итү. Чараларны барлык иминлек чараларын үтәп уздырырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез