Рөстәм Миңнеханов коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары, Россия Герое Александр Матовников белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Александр Матовников 2021 елда РФ Кораллы көчләренең коры җир гаскәрләре Баш командующие урынбасары итеп билгеләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре