Рөстәм Миңнеханов корылык булу сәбәпле, Хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларын социаль-икътисадый үстерү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко уздырган киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашты.

Быел җәй Идел буе федераль округының кайбер төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, корылыктан җитди зыян күргән. «Соңгы тапкыр мондый корылык 2010 елда булды, быел хәл кабатланды. Без уңышны саклап калу өчен барысын да эшләдек. Корылыклы 2010 елда нибары 700 мең тонна ашлык җыеп алынган булса, быел, кукуруз белән бергә, 2,5 млн тонна булыр, дип көтәбез. Әмма бу җитәрлек түгел", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гадәттән тыш эсселек аркасында эре хуҗалыклар да, шулай ук кече хуҗалыклар да бик нык зыян күрде. Моннан тыш, шәхси хуҗалыкларда да җитди кыенлыклар туды.

Татарстан Президенты Дмитрий Чернышенкога әлеге теманы Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүне һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм күрсәтүне сорады.

Исегезгә төшерәбез: Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Идел буе федераль округы буенча куратор итеп билгеләнгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ярдәм Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт корылык

Көн хәбәре