Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевның Ейскта хәрби самолет һәлакәте аркасында кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты.

Республика лидеры фаҗига корбаннары арасында балалар барлыгына көенүен белдергән.

- Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән иң кадерле һәм якын кешеләрен югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Шулай ук әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең барысына да җылы сүзләребезне җиткерүегезне сорыйм һәм аларның тизрәк савыгуларын телибез, - диелә телеграммада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре