Рөстәм Миңнеханов: «Крылья Барса» баскетбол клубының һәр уенчысы - үрнәк

Бүген "Баскет холл"да «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2024 елгы сезон коляскаларында баскетбол буенча Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны трофей белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Чарада шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, команда партнерлары катнашты.

«Крылья Барса» баскетбол клубы 2009 елда оештырылган. Бүгенге көндә команданың 4 уенчысы Россия җыелма командасының төп составына керә, 2 спортчы – резерв составында.

2024 елның 18-24 ноябрендә Парамоново авылында (Мәскәү өлкәсе) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында спорт буенча Россия чемпионатының финал этабы узды. «Крылья Барса» баскетбол мәйданчыгында Санкт-Петербург җыелма командасын җиңде.

Казан командасы беренче тапкыр Россия чемпионы булды. Элегрәк клуб 9 тапкыр Россия кубогында җиңгән һәм 11 тапкыр өенә Россия чемпионатының көмеш медальләрен алып кайткан иде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күптән көтелгән титулны яулау юлында «Крылья Барса» командасы югары дәрәҗәдәге спорт осталыгы, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.

"Сезнең көчле рухыгыз һәм характерыгыз безнең барыбыз өчен дә аеруча кыйммәтле. Сезнең һәрберегез - үрнәк! Без сезнең белән горурланабыз. Сез безгә чын көчнең кыенлыклар булмауда түгел, ә аларны җиңә белүдә икәнлеген күрсәтәсез», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе спортчыларга.

Рөстәм Миңнеханов тренерлар составына, клуб җитәкчелегенә, административ персоналга һәм Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затларның спорт федерациясенә зур тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

"Аерым рәхмәт сүзләре - клуб партнерларына, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга һәм бу юлда сезгә ярдәм итүчеләргә. Үз ягыбыздан без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен бар көчебезне куячакбыз», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Аннары «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективы Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә лаек булды.

Команда капитаны Виктор Кайнов җавап сүзендә республика җитәкчелегенә спорт инфраструктурасын үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре