Рөстәм Миңнеханов куллану кооперациясе оешмаларына яңа машина ачкычларын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куллану кооперациясе оешмаларына махсус техника – яңа автолавка һәм икмәк ташу машиналары ачкычларын тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз катнашты.

Чара, “Агроволга-2022” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысасында, “Казан Экспо” мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, авылда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру – төп бурычларның берсе. “Авылларның күчмә сәүдә белән, халыкка хезмәт күрсәтүнең башка төрләре белән тәэмин ителүе мөһим”, – диде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, бу эштә авылда яшәүчеләр белән турыдан-туры элемтәдә булып килүче райпо зур роль уйный. “Без бу системаны сакладык. Бүген 121 машина күчмә сәүдәне тәэмин итә. Алар барысы да график буенча эшли. Бу – бик мөһим эш. Барыгызны да шушы вакыйга уңаеннан эчкерсез котлыйм!”– диде Рөстәм Миңнеханов.

Куллану кооперациясе оешмаларына барлыгы 16 яңа машина тапшырылды. Әлеге эш системалы төстә алып барыла. Узган елда райпога 18 автолавка тапшырылган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре