Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Агроволга» күргәзмәсен һәм Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумын оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде.

Бу атнада «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә әһәмиятле чаралар узды. Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумында Россиянең 50 төбәгеннән һәм 33 чит илдән вәкилләр катнашты. Тармакның федераль масштабтагы төп чараларының берсе булган «Агроволга» халыкара күргәзмәсе гадәттәгечә зурлап уздырылды. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы һәм агробизнес өлкәсендәге өр-яңа казанышлар күрсәтелде. Шулай ук «Дрон Экспо» пилотсыз авиация системаларының халыкара күргәзмә-форумы узды, аның мәйданчыкларында инновацион технологияләр белән танышырга һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкин иде.

"Барлык чаралар да лаеклы үтте. Чараны оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерәм: Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Республика Фәннәр академиясе, "Татарстан кулланучылар берлеге", Казан кооператив институты һәм "Казан Экспо" администрациясе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре