Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм алып килүләре турында хәбәр итте.
“Татарстанда яшәүче игелекле кешеләрнең тырышлыгы белән Курск өлкәсенә 60 тонна гуманитар ярдәм китерелде. Тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә кием-салым, төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе, медицина препаратлары тапшырылачак”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Рәис шулай ук “Бәхетле”дә азык-төлек белән тагын бер зур фура әзерләүләре турында билгеләп үткән.
“Кыенлыкларга дучар булган ватандашларыбызның хәленә кереп, ярдәм кулы сузучыларның һәммәсенә рәхмәт”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез