Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президентына ике балобан-лачынга сертификат тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәрен дәвам итә. Бүген ул VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ябу тантанасында катнашачак. 

Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты.Татарстан Рәисе аңа Кыргызстанга ике баш балобан-лачын бүләк итәргә дип сертификат тапшырды. Соңгы елларда Татарстанда бу сирәк очрый торган кош төренең популяциясен торгызу буенча зур эш алып барыла.

Искәртәбез, элегрәк Кыргызстан Республикасы Алтайдагы «Кар барсы» Татарстан үзәгенә популяциясен торгызу өчен өч баш хайван бүләк иткән иде. 

«Безнең хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе - биологик төрлелекне саклау мәсьәләләре», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый үзара алмашу сирәк биологик төрләрне сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәт

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре